Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Биектау районында яшәүче тыл ветеранын котлады

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Биектау районының Бикнарат авылында яшәүче Бариева Гасимә Хәбибулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Гасимә Хәбибулла кызы тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашкан Бариев Равил Барый улының тол хатыны.  Сугыш вакытында Гасимә Хәбибулла кызы “Алга” колхозында хезмәт куйган, яп-яшь килеш иң авыр эшләрдә эшләгән. Ире белән бергәләп алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер аларның 9 оныклары, 11 оныкчыклары бар.

Рөстәм Заһидуллин Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән берлектә аны котады, аңа Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр, шулай ук РФ Президенты Владимир Путин исеменнән язылган котлау хатын тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Гасимә Хәбибулла кызын 95 яшьлеге белән котлый, аңа һәм якыннарына нык сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге һәмбәхетле тормыш тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International