Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елың 27 февралендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышын уздырды.

Экспертлар советы утырышында Татарстан Республикасының түбәндәге законнары хупланды.

 «2020 елда Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүгә  әзерлек һәм аны үткәрү буенча Татарстан Республикасының муниципаль районнарына һәм шәһәр округларына Россия Федерациясе вәкаләтләрен бирү турында»;

 «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьяларыурыннарын булдыру турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International