Кадрлар резервына кертелүгә конкурс нәтиҗәләре

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына кадрлар резервына кертелүгә конкурс узды.

Конкурста 4 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Арсланов Константин Тимурович җиңүче дип танылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г. Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм ЭЭМ ТР буенча Ветераннар советы әгъзасы В.А.Гуревич катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International