Икътисад, финанслар һәм мәгълүмати (цифрлы) технологияләр өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эш төркеме утырышы

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

2019 елның 16 декабрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының икътисад, финанслар һәм мәгълүмати (цифрлы) технологияләр өлкәсендә норматив хокукый актлар проектлары буенча эшче төркем утырышын уздырды, анда "Россия Федерациясе Җир кодексының 7 статьясына үзгәреш кертү турында" Россия Федерациясе Федераль законы проекты хакында фикер алышынды.

Утырышта эшче төркем әгзалары һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашты.

"Россия Федерациясе Җир кодексының 7 статьясына үзгәреш кертү турында" Федераль закон проекты буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча аны киләчәктә эшләп бетерү өчен кире кайтару турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International