2019 елның 28 ноябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республиканың Чүпрәле һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында яшәүче гражданнарны видеокабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында “Хезмәт ветераны” статусын алу мөмкинлегенә, үзара салымны түләмәгән өчен җаваплылыкка тартуга, пенсиягә өстәмәләр алуга, шулай ук җир кишәрлеген арендагы бирүгә кагылышлы сораулар бирелде.
Барлык сорауларга да тиешле аңлатмалар бирелде.