Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы финалистлары билгеләнде

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

2019 елның 5 ноябрендә юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс комиссиясе утырышы узды.  

Инде билгеле булганча, 2019 елның 1 ноябрендә җәмәгать судьялары аппаратларының конкурсның ярымфинал этабына узган 16 хезмәткәре Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләрен, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны, дәүләт граждан хезмәте турындагы законны, рус теленең орфографиясе һәм пунктуациясе, шулай ук үз вазыйфаларын турындагы белемнәрен тикшерүгә тест узганнар иде.

Конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча финал этабына узган катнашучылар билгеле булды.

 «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты» номинациясендә:

Г.А. Сәфәргалиева – Мамадыш суд районы буенча 1 нче суд участогы (28,5 б.);

Д.Ф. Шәймәрдәнова – Әлмәт суд районы буенча 3 нче суд участогы  (28,5 б.);

Т.В. Колесник – Чаллы суд районы буенча 15, 16 нчы суд участоклары (28,2 б.).

 «Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре» номинациясендә:

Г.Х. Хисамова – Әлмәт суд районы буенча 4 нче суд участогы (36 б.);

П.Н. Иванова – Бөгелмә суд районы буенча 5 нче суд участогы (34,5 б.);

Э.Р. Хәбирова – Менделеевск суд районы буенча 1 нче суд участогы (33 б.).

 «2 разрядлы иң яхшы белгеч – җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире» номинациясендә:

Г.Б. Әхмәдиева – Чистай суд районы буенча 1,2 нче суд участоклары  (32,6 б.);

З.Н. Мозаффарова – Казан шәһәре Совет суд районы буенча 5 нче суд участогы (31,7 б.);

А.Р. Реутова  – Лениногорск суд районы буенча 2 нче суд участогы (23,5 б.).

 «Җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы иң яхшы белгече»номинациясендә:

А.И. Гыйрфанова – Әлмәт суд районы буенча 7 нче суд участогы  (34,6 б.);

Ю.Р. Галимҗанова – Чаллы шәһәре суд районы буенча 20 нче суд участогы (25,1 б.);

Р.А. Сөнгатуллина – Казан шәһәре Свет суд районы буенча 5 нче суд участогы (23,1 б.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International