“Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына семинар-киңәшмә

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 31 октябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.  Анда түбәндәге темалар күтәрелде:

- “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы;

- “Җирле үзидарә органнарының 2019 елның 9 аенда тапшырылган Татарстан Республикасы аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары.

Чарада Татарстан Республикасы прокуратурасының норматив хокукый актларының законлылыгын тикшерү бүлеге башлыгы  А.Р.Вәлиәхмәтов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең башкаручы секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы
Сергей Столяров, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе башлыгы урынбасары – ТР баш суд приставы урынбасары Эльвира Лабашова катнаштылар.

Киңәшмә кысаларында докладлар белән җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы  Гөлнара Касыймова чыгыш ясадылар. 

Семинар ахырында Мөхәррәм Ибәтов кире элемтә режимында Актаныш, Әтнә, Югары Ослан, Лениногорск, Чирмешән, Ютазы районнары вәкилләренең отчетларын тыңлады һәм җаваплы затларга “Кодекс” мәгълүмат системасын нәтиҗәле куллану буенча күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International