Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019 елның 30 октябрендә юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен “Хуҗасыз әйберләргә мөлкәт хокукы. Мөлкәтне юкка чыга дип тану” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Елена Леденцова,Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы Майя Пашкова, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының өлкән юристы Лилия Камалова,  Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР идарәсенең юридик затлар мөлкәтен һәм өлешле катнашу килешүләрен дәүләт теркәвенә алу бүлегенең баш белгеч-эксперты Александра Абдуллина катнаштылар.  

Семинар кысаларында мөлкәтне хуҗасыз дип тану өлешендә суд практикасы турында мәгълүмат яңгырады, хуҗасыз әйберләргә мөлкәт хокукын тануны хокукый җайга салу мәсьәләләре каралды, шулай ук җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары гамәлгә ашыра торган нотариаль гамәлләрне башкару мәсьәләләре буенча законнарга кертелгән үзгәрешләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International