Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

2019 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнашты.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 14 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.

Моннан тыш өч дәүләт граждан хезмәткәре чираттагы класслы чинны алуга квалификация имтиханы бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International