Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы

2019 елның 11 октябре, җомга

2019 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министрының  беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары каралды:

 «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 24 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»  (эшләүче – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы);

 «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына  салым буенча  салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»   (эшләүче – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International