“ Урман атналыгы – 2019” республика табигатьне саклау акциясе

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 5 октябрендә Юстиция министрлыгы коллективы “ Урман атналыгы – 2019” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында “Урман утырту көне” акциясендә катнашты.

Министрык хезмәткәрләре министр урынбасары Надежды Рагозина җитәкчелегендә Питрәч районы территориясендәге Иске Шигали авылы янында ылыслы агач үсентеләре утырттылар. 

“Урман атналыгы” республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2017 елдан башлап уздырыла. Аның максаты – урманнарга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын аны саклау, торгызу, арттыру проблемасына юнәлтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International