Өлкәннәр көне декадасы кысаларында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Чистай муниципаль районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты.
Өлкәннәр белән очрашу “Юлдаш” Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”нда узды. Биредә бәйрәм уңаеннан концерт программасы да оештырылган иде.
Рөстәм Заһидуллин җыелган кешеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, рух көрлеге, яхшы кәеф теләде.