Җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен семинар

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

2019 елның 2 октябрендә Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен “Җирле үзидарәнең территориаль оештырылышы” темасына республиканың барлык районнарын җәлеп итеп, видеоконференцэлемтә режимындагы семинар узды.

Чарада юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Дәүләт Советы Аппаратының Хокукый идарәсенең конституцион законнар бүлеге мөдире Лиана Ибраһимова, “Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды” ДБИ геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Владимир Кандалинцев һәм җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова катнаштылар.

Семинар программасы кысаларында муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү, җирле үзидарәләрнең территориаль оештырылышы  һәм территориаль планлаштырылышы, аерым алганда, закон проектына картографик материалларны һәм муниципаль берәмлекләрнең чикләре өлешләрен тасвирлауны әзерләү  процедурасы турындагы актуаль мәсьәләләр каралды, шулай ук торак пунктларның исемнәрен алыштыру тәртибе күрсәтелде. 

Чара ахырында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов йомгаклау чыгышы ясады, әлеге теманың җирле үзидарә өлкәсе өчен бик актуаль һәм мөһим булуын ассызыклап узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International