Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Роман Гафаров, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны Валентин Ганчурин, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы  аппараты әгъзасы Минфаик Вафин катнаштылар.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән ун аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, ике хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International