“25 изге гамәл” акциясе

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019 елның 13 сентябрендә “25 изге гамәл” ел саен уза тоган акция кысаларында Юстиция министрлыгы “Изге эшләр көне” фонды оештырган “Хорошие руки” хәйрия складына уенчыклар, көнкүреш кирәк-яраклары, гигиена чаралары, кием-салымнар тапшырды.

“Хорошие руки” склады  Казанда авыр тормыш шартларында калган, социаль якланмаган гражданнар арасында таратыла торган әйберләрне кабул итү, эшкәртү һәм саклау буенча үзәкләштерелгән беренче пункт булып тора.

Склад Калинин урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан, әйберләрне кабул итү кагыйдәләре һәм ярдәм алу буенча тулырак мәгълүматны dendd.ru/sklad адресы буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International