“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның VI республика конкурсы башланды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары  Айнур Галимов “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның VI республика конкурсы турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә катнашты.  

Чарада ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, идарә башлыгы урынбасары – ЭЭМ ЮХИДИ ТР буенча идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов һәм  “Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы” төбәк иҗтимагый оешмасы директоры Екатерина Согрина катнаштылар.

Конкурсны уздыру балаларны һәм  яшьләрне мәгълүмати-хокукый агартуга, аларның социаль-хокукый активлыкларын  стимуллаштыруга, шулай ук үсеп  килүче буынның хокукый грамоталылыгын  һәм хокукый культурасын үстерү өлкәсендә җәмгыяви файдалы иҗади эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән.

Матбугат конференциясе кысаларында  Гүзәл Удачина конкурсның республикада алтынчы тапкыр уздырылуын һәм балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын бала мәнфәгатьләренә, хокукларына һәм иминлегенә җәлеп итә торган  социаль әһәмиятле чара булып торуын ассызыклап узды

Гаризалар 2019 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә.  Конкурста 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр шәхсән дә, шулай ук төркем һәм иҗат төркемнәре составында да катнаша алалар. Конкурс турындагы тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International