«Россия Федерациясендә хокукый агарту системасының цифрлы контуры» темасына семинар-киңәшмә

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 10 сентябрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Федерация советының конституцион законлылык һәм дәүләт төзелеше буенча комитетында  «Россия Федерациясендә хокукый агарту системасының цифрлы контуры» темасына узган семинар-киңәшмәдә катнашты.

Чарада Федерация советының законлылык һәм дәүләт төзелеше буенча комитеты әгъзасы Ирина Рукавишникова, РФ юстиция министры урынбасары Денис Новак,  шулай ук дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре катнаштылар.

Юстиция министры урынбасары Айнур Галимов киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында, аерым алганда, гражданнарга төрле хезмәтләр алу эшчәнлеген җайлаштырып кына калмыйча, республика халкын хокукый агарту мәйданыда булып торучы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләркүрсәтү порталы турында сөйләде.

Ирина Рукавишникова хәзерге вакытта гражданнарга хокукый мәгълүмат бирү буенча бердәм портал концепциясе эшләнүен белдерде, ул хокукый мәгълүматны тәүлек әйләнәсе түләүсез алу мөмкинлеген тәэмин итәчәк, хокукый мәгълүматлаштыру сыйфатын объектив бәяләү мөмкинлеген бирәчәк һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү белән бәйле процессларны этаплап автоматлаштырырга ярдәм итәчәк.

РФ юстиция министры урынбасары Денис Новак порталның төрле мәгълүматлар базалары белән, шулай ук нотариаль конторалар һәм адвокатлар палаталары, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы белән интеграцияләнгән булачагын белдерде, моннан тыш бүлекләрнең берсе үсеп килүче буынга хокукый белем бирүгә багышланачак.

Семинар-киңәшмә ахырында дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары, эксперт һәм фәнни берләшмәләр вәкилләре чыгыш ясадылар.Катнашучылар нәтиҗәле һәм кирәкле мәгълүмати ресурс булдыру мәсьәләләре буенча фикерләре белән алмаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International