Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында профсоюз әгъзалары җыелышы узды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2019 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлыкның беренчел профсоюз оешмасы әгъзалары җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова  катнаштылар.

Министрлыкның профсоюз оешмасының  2019 елның 6 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад блеән министрлыкның беренчел профсоюз оешмасы рәисе Антон Воробьев чыгыш ясады.

Ольга Калашникова җыелыш кысаларында профсоюзның төп эшчәнлек юнәлешләре, профсоюз әгъзаларын социаль яклау чаралары һәм уздырылган чаралар турында сөйләде. 

Җыелыш ахырында Ольга Калашникова минситрлык хезмәткәрәрен Профсоюздагы актив эшчәнлекләре өчен Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы  Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, шулай ук министрлык профсоюзы рәисе Антон Воробьев “Татарстан Республикасында Профсоюз алдындагы эшчәнлеге өчен” күкрәк билгесенә лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International