Чистай муниципаль районында Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне узды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 30 августында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Чистай муниципаль районында Скарятин бакчасында узган чараларда – Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен уздыру чараларында катнашты.

Бәйрәм чаралары кысаларында белем бирү оешмалары, мәдәният учреждениеләре тарафыннан оештырылган мәйданчыклар, балалар иҗаты эшләнмәләре күргәзмәләре, төрле мастер-класслар эшләде. Тантана районның вокал һәм хореография коллективларыннан бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

Бәйрәм программасы кысаларында министр Татарстан Республикасы Президентының Шәһәр һәм республика көне белән котлавын укуды һәм чистайлыларны үз исеменнән дә тәбрик итте.  

Чистайлыларны бәйрәм белән шулай ук район башлыгы Дмитрий Иванов, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Рафил Ногманов котладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International