Әлмәт шәһәрендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышлап түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, РФ Пенсия фондының ТР бүлекчәсе, РФ Социаль иминләү фондының ТР төбәк бүлеге, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасыс Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.

Чара йомгаклары буенча түләүсез юридик ярдәм алуга Әлмәт шәһәренең 138 кешесе мөрәҗәгать иткән. Алар җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, хезмәт, милек мәсьәләләре буенча, үтәтү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткәннәр. Гражданнарга тиешле күрсәтмәләр бирелгән, хокуклары аңлатылган.

Чара кысаларында теләге булганнар каннарындагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен дә тикшерә, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре тарафыннан консультацияләр дә ала алдылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чараны уздыруда актив катнашкан федераль һәм республика хакимияте органнарына, адвокалар һәм нотариусларга, шулай ук Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясенә зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International