Җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен семинар-киәшмә узды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 29 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәрләм Ибәтов “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына видеоконференция режимындагы семинар-киңәшмә уздырды.

Семинарда Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Р.Вәлиәхмәтов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясенең  җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең баш белгече Рәмзия Исмәгыйлева катнаштылар.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Рүзия Сәлахова җирле үзидарә органнарының агымдагы елның 7 аенда “Кодекс” АМС куллануларына анализ белән чыгыш ясады.

Алмаз Вәлиәхмәтов җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләренең игътибарын Татарстан Республикасының телләр турындагы законнарын үтәү кирәклегенә юнәлтте.

Мөхәрләм Ибәтов тарафыннан кире элемтә режимында Нурлат, Лаеш, Зеленодольск, Алабуга районнары вәкилләре хисапларын тыңлады һәм аларга “Кодекс” мәгълүмат системасын нәтиҗәле куллану өчен күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International