Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләр арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы уздырылу турында игълан

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә органнарының аларга бирелгән аерым Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы  хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен күтәрү максатыннан, 2019 елның 15 августыннан  “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсына документлар кабул итү башлануы турында хәбәр ителә.

Конкурс 2 номинациядә уздырыла:

“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре”;

“Муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җирлекләрдән җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” .

Гариза бирү өчен кирәкле документлар исемлеге, конкурсны оештыру тәртибе һәм уздыру шартлары “Җирле үзидарә” бүлегендәге “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы” бүлекчәсендәге Нигезләмәдә бирелгән. 

Конкурста катнашу өчен документлар 2019 елның 13 сентябренә кадәр кабул ителәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International