2019 елның 13 августында “ИФО субъектларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасын һәм хокукый белем бирүне камилләштерү мәсьәләләре” темасына “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының округ советы булды. Анда Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары һәм ИФО субъектларында кеше хоклары буенча вәкаләтле вәкил дә катнашты.
Россия Федерациясе юстиция министры урынбасары Денис Новак түләүсез юридик ярдәмне үстерү перспективалары һәм бу өлкәдә хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Министрның беренче урынбасары Айнур Галимов “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” Федераль законга кертелгән соңгы үзгәрешләр турында фикер алышуда катнашты. Моннан тыш, киңәшмә кысаларында әлеге тема буенча актуаль мәсьәләләр буенча, аерым алганда, гражданнарны мәгълүматлаштыру алымнары һәм чаралары, шулай ук юридик клиникалар һәм адвокатлар берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар.