Татарстан Республикасының шәһәр (район) судларының эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 9 августы, җомга

2019 елның 9 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин  Татарстан Республикасының шәһәр (район) судларының 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Югары Суды уздырган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гилазов чыгыш ясады, ул үз чыгышында судларның күрсәтелгән чордагы эшчәнлекләренә нәтиҗәләр ясады, шулай ук Россия Федерациясе суд системасында планлаштырыла торган актуаль үзгәрешләр: гомуми юрисдикция апелляция һәм кассация судларын кертү, шулай ук гражданлык, җинаять һәм административ законнарның яңартылган процессуаль нормалары гамәлгә керү темасына да кагылды. 

Р.И.Заһидуллин чыгышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча 2019 елның 1 яртыеллыгындагы эше чагылдырылды. 

Киңәшмә ахырында эшләп торучы судьяларга һәм отставкадагы судьяларга, суд җитәкчеләренә, суд аппаратлары хезмәткәрләренә һәм Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International