Вакантлы урынны биләүгә конкурс нәтиҗәләре

2019 елның 26 июле, җомга

2019 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгының вакантлы урынына конкурс узды.

Конкурста 5 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән конкурс җиңүчесе булып Мингалимов Илфат Марат улы танылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х. Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчуринкатнаштылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International