Коррупциягә каршы тору буенча Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы комиссия утырышы

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында эшләүче Татарстан Республикасы дәүләти гражданлык хезмәткәрләре өчен үзләренең һәм гаилә әгъзаларының 2018 елдагы керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмә тапшыру нәтиҗәләре турындагы мәсьәлә;

Татарстан Республикасы прокуратурасының Татарстан Республикасында 2019 елның 1 яртыеллыгы өчен коррупциягә каршы тору турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек практикасы анализы нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат;

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  административ-хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда коррупциягә каршы торуга һәм коррупцион чагылышларны  профилактикалауга юнәлдерелгән күрелә торган чаралар туындагы мәсьәләләр;

җирле үзидарә органнарының аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруларына күзәтчелек итү барышында коррупциягә каршы тору буенча законнарның үтәлеше мәсьәләсе.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры  Р.И.Заһидуллин, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең  әйдәп баручы консультанты, коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, Комиссия секретаре М.Д.Сөләйманов, эшләр белән идарә итүче  Н.И. Латыйпов, җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып барубүлеге башлыгы Р.У.Гарипов, территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы  Г.И.Касыймова чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International