Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкалары тәмамланды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

2019 елның 18 июненнән 19ына кадәр  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, Балтач һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” юнәлеше буенча   стажировка уздылар.

Стажировка норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау өлкәсендә теоретик белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерү максатыннан уздырылды. Стажерлар һәм остазлар – Министрлык хезмәткәрләренең хезмәттәшлеге норматив хокукый актларның эшләнә торган проектларының сыйфатын күтәрүгә, аларга коррупциягә каршы экспертиза уздыруга һәм аның нәтиҗәләрен рәсмиләштерүгә юнәлдерелгән иде.

Стажировка программасы ябылышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Н.А.Аксенова, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең белем бирү программалары җитәкчесе  С.Ю. Гранкина катнаштылар.

Стажировка тәмамлангач муниципаль хезмәткәрләр тиешле үрнәктәге таныклыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International