Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Суд присталары федераль хезмәтенең ату буенча чемпионаты ачылышынды катнашты

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 29 маенда  Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Суд присталары федераль хезмәтенең Мирный бистәсендәге “Динамо” спорт клубында старт алган хәрби кул утлы коралыннан ату буенча чемпионаты ачылышынды катнашты. Министр анда сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады һәм Чемпионатта катнашучыларга яхшы нәтиҗәләр һәм җиңүләр теләде.

Россия СПФХ территориаль органнары хезмәткәрләре корал белән куркынычсыз идарә, шулай ук мишеньгә ату күнекмәләре буенча осталыкларын күрсәттеләр. Чемпионат катнашучыларга спорт квалификациясен үстерергә, Бөтенроссия спорт квалификациясе бердәй таләпләре нигезендә спорт разрядына ия булу өчен нормативларны үтәү мөмкинлеген бирә. Җомга көнне төгәлләнгән Чемпионат нәтиҗәләре буенча, команча исәбендә һәм шәхси исәптә җиңүчеләр билгеле булачак. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар Суд приставлары федераль хезмәтенең ату буенча җыелма командасына кертеләчәкләр.

Бу төр Чемпионат, хезмәткәрләрдә сәламәт тормыш рәвеше нигезләрен фрмалаштыру һәм физик әзерлек дәрәҗәсен камилләштерү,  шулай ук спортның бер төре буларак кул ату утлы коралыннын атуны популярлаштыру буенча  ел саен уздырыла. Спортның әлеге төре суд приставларын махсус әзерләү системасына керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International