Министрлык хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чараларда катнаштылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

2019 елның 9 маенда  министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чараларда катнаштылар.

Бәйрәм чаралары Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу белән башланып китте.

Соңрак, традиция буенча, министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм министрлык хезмәткәрләре үзләренең сугышта катнашкан туганнары фотосурәтләрен тотып “Үлемсез полк” акциясенә чыктылар.

Акциядә катнашучы һәр кеше үз ветеранын, бабасын, бабасының әтисен онытмый, аның хәтерен саклый. Аларның батырлыгы онытылмас, алар безнең йөрәкләрдә мәңге исән!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International