Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Чистай муниципаль районында бәйрәм чараларында катнашты

2019 елның 11 мае, шимбә

2019 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин республиканың Чистай муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Чистай шәһәрендә традицион митингка җыелган кешеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык һәм өч тапкыр залп биреп  искә алдылар. Аннан соң үзәк мәйданда хәрби техника парады башланып китте, предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары колонналары Советлар Союзы Геройлары булган чистайлыларны искә алып,  Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Юстиция министры район халкын һәм кунакларны әлеге чара белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлавын укып котлады. Шулай ук Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А.Иванов, Чистай шәһәре һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы А.В.Пичушкин, сугышта катнашкан  Сергей Иванович Арсентьев һәм башкалар да чыгышлар ясадылар.

Бәйрәм чаралары Скарятин бкчасында дәвам итте, анда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен өстәл дә әзерләнгән иде, “Кыр кухнясы” эшләп торды, үзешчән сәнгать хезмәтчәннәре, ветераннар хоры, яшь башкаручылар һәм бию төркемнәреннән матур концерт оештырылды.

Соңыннан Рөстәм Заһидуллин барлык чистайлылар белән берлектә “Үлемсез полк” акциясендә катнашты. Меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының портретларын тотып чыкканнар иде. Чара бер минут тынлыктан башланып китте. Шәһәр халкы һәм кунаклар  катнашкан акция үзәк мәйданнан башлап, бәйрәм концерты уза торган Скарятин бакчасына кадәр барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International