Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган конкурсларга йомгак ясалды

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык аппараты һәм җәмәгать судьялары аппаратлары  хезмәткәрләре балалары арасында “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгеләре уздырылды.

Конкурслар ТАССР юстиция халык комиссариаты оешуга 100 ел тулуны һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында уздырылды. 

Конкурсны уздыруның максаты – үсеп килүче буында совет халкының бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән геройлыклары өчен горурлык хисләре тәрбияләү, Ватан тарихына кызыксыну уяту һәм балаларның сәләтләрен ачу.

Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча иң яхшы рәсем конкурсында 8 яшькә кадәргеләр төркемендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Салихова Сафия, 8 яшь,

2 урын – Гайнетдинов Рафаэль, 7 яшь,

3 урын – Латыйпова Ясминә, 5 яшь,

9 яшьтән 13 яшькә кадәргеләр арасында:

1 урын – Павлова Анастасия, 13 яшь,

2 урын – Захаров Альберт, 11 яшь,

3 урын – Җаббаров Камил, 9 яшь,

14 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр арасында:

1 урын – Сафиуллина Диләрә, 16 яшь.

10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) яшь шигырь укучылар бәйгесендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Латыпова Ясминә, 5 яшь,

2 урын – Минапов Кәрим, 7 яшь,

3 урын – Муфахарова Рания, 6 яшь,

10 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр арасында:

1 урын – Павлова Анастасия, 13 яшь,

2 урын – Сафиуллина Диләрә, 16 яшь.

Призлы урыннар алучылар дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Барлык катнашучылар да  Ватаннарына булган яратулары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына күрсәткән хөрмәтләре өчен Татарстан Республикасы профсоюз комитеты рәхмәтенә һәм бүләкләргә ия булдылар.

Конкурста барлыгы 33 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International