Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратына кадрлар резервына кертелүгә конкурс

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  аппаратына вазыйфаларның баш һәм әйдәп баручы төркемнәренә кадрлар резервына кертелүгә конкурс узды.

Конкурсларда 10 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән,

Салахова Рүзия Мурат кызын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  аппаратына вазыйфаларның баш төркеменә кадрлар резервына кертү турында карар кабул ителде. 

Мәрданова Эльмира Нәзир кызын,

Криулина Анна Михайловнаны,

Бережнев Максим Сергеевичны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  аппаратына вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә кадрлар резервына кертү турында карар кабул ителде. 

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кадфедрасы профессоры  А.Г.Гатауллин катнаштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International