Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 февралендә  Татарстан Республикасы юстиция  министрының беренче урынбасары  А.Г.Галимов бишенче чакырылыш  Татарстан Республикасы Дәүләт  Советының 45 нче утырышында катнашты.

Утырыш барышында А.Г.Галимов парламентарийлар игътибарына “Федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы өлешендә муниципаль районның (шәһәр округының) башкарма комитеты җитәкчесе өчен контракт шартлары турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясын үз көчен югалткан дип тану хакында” Татарстан Республикасы закон проектын тәкъдим итте.

Закон проекты өч укылышта кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International