Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министры Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән суд участоклары эшчәнлеге мәсьәләләре турында видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә узды.

Сәламләү сүзе белән минитср Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судльялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә узган конкурс җиңүчеләренә һәм призерларына дипломнар һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

Докладлар белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, министрлыкның финанслар бүлеге башлыгы Н.Н.Гизятуллова, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең адвокатура, нотариат һәм граждан хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек бүлегенең баш белгече- эксперты Г.М.Галләмова, “Почта России” ФДУП сәүдә бүлеге белгече Н.С.Ашаһимәрданова чыгышлар ясадылар.

Җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегенең актуаль һәм кыен мәсьәләләре, почта хезмәтләренә китә торган бюджет чыгымнарын янга калдыру, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең гамәл кылмауларына шикаятьләр, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International