2018 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгынданорматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертларның III республика конкурсын уздыру буенча комиссиянең йомгаклау утырышы узды.
Конкурста катнашу өчен коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру хокукына ия булган 6 бәйсез эксперттан гаризалар кергән иде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча 2018 елгы җиңүче һәм призерлар билгеле булды.
Конкурсның җиңүчесе булып (1 урын) Ключникова Ксения Евгеньевна, ә призерлар булып - Алексеев Сергей Львович (2 урын), Долотина Регина Рәшит кызы (3 урын) танылдылар.