2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинглау комитетында “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
Тикшерү барышында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору буенча социаль-икътисадый мониторинглау комитеты рәисе каршындагы комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотулары һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эшләре каралды, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый база торышы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинглау комитетының рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тутырылышы, шулай ук башка программа чаралары үтәлеше өйрәнелде.