Җирле үзидарә турындагы законнарда яңалык

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 13 октябрендәге 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кабул ителде.

“Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Законы белән (алга таба – Закон) өч яки аннан артыграк балалары булган, шәхси торак төзелеше, дача төзелеше, шәхси хуҗалык алып бару өчен (йорт яны җир кишәрлеге), бакчачылык яки яшелчәчелек  өчен җир кишәрлеген түләүсез алуга дәгъва итүче гражданнарны исемлектән төшерү өчен нигезләүләр исемлеге киңәйтелгән.

Законны кабул итү муниципаль милектә торучы җир кишәрлекләрен өч яки аннан артыграк балалары булган гражданнарга бирү мәсьәләләрен җайга сала торган муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертүне таләп итә.

Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 2018 елның 15 октябрендә урнаштырылган һәм рәсми кабул ителүенә 10 көн узгач гамәлгә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International