2018 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Лаеш муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан җир законнарына, репрессияләнгән гражданнарны социаль яклау, кадастр исәбенә куелу, архив документларын алу һәм башкаларга караган мөрәҗәгатьләр каралды.
Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, законнар аңлатылды.
Районга чыгу кысаларында район советы аппараты башлыгы И.М.Хантимеров, районның башкарма комитетының эшләр идарәчесе В.Н.Воробьев һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы затлары катнашында муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссияләре эшләре, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, аларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды.