Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

2018 елның 8 октябрендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары  Н.В.Рагозина  республиканың җәмәгать судьялары  аппаратлары хезмәткәрләре өчен  белем күтәрү курслары ачылышында  катнашты.

Курслар “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары профессиональ белем бирү учреждениесендә ачылды.

Дәресләрне гыйльми дәрәҗәләре булган укытучылар, шулай ук тәҗрибәле судьялар алып барачак.

Аттестацияне уңышлы узу нәтиҗәләре буенча  белем алучыларга белем күтәрү курсларын тәмамлаулары турында таныклыклар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International