“Ребенок в мире прав – Бала хокук даирәсендә” видеороликлар конкурсы турында матбугат конференциясе

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның V республика конкурсы турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә катнашты.  

Конкурсны оештыручылар ролендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Татмедиа” басма һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы чыгыш ясый. Конкурсны оештырырга шулай ук Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе,  “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” төбәк иҗтимагый оешмасы, мәгариф идарәсе органнары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре  булышлык күрсәтә.

Гаризалар кабул итү 10 сентябрьдә башланды һәм бу көнне дә кертеп,  20 октябрьгә кадәр уза.  Конкурста 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр шәхсән дә, шулай ук төркем һәм иҗат төркемнәре составында да катнаша алалар. 

Конкурс турындагы тулырак мәгълүмат гамәлгә куючылар һәм оештыручыларның рәсми сайтларында урнаштырылган.

“Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның республика конкурсы 2014 елда оештырылган иде. 

2015 елда аны ел саен уздыру турында карар кабул ителде.  Шушы еллар эчендә анда 7 меңләп кеше катнашты,  жюри исә бала хокуклары турында  1600ләп видеоролик карады.

“Хокукый мәгълүматны кешеләргә шундый формада җиткерү бик ышандыра торган булып чыкты. Баланы материалны укырга мәҗбүр итәргә була, әмма кызыксындырырга да мөмкин бит. Икенче очракта нәтиҗә, билгеле булганча, әйбәтрәк килеп чыга”, - дип белдерде Р.И. Заһидуллин матбугат конференциясе барышында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International