Чистай муниципаль районында Белем көненә багышланган чара узды

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 1 сентябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  Р.И. Заһидуллин Чистай муниципаль районында уку елы башында Белем көненә багышланган чарада катнашты. 

Министр капиталь төзекләндерүдән соң ачылган “Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге Чистай кадет интернат-мәктәбе” белем бирү учреждениесендә узган тантаналы линейкада катнашты.

Мәктәпнең тынлы оркестры чыгышы, югары класс укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт чараның бизәге булдылар. Министр һәм район башлыгы Д.А. Иванов мәктәп коллективын, укучыларны, аларның әти-әниләрен  яңа уку елы башлану белән котладылар, аннан соң Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның “Белем көне” уңаеннан мөрәҗәгатен укып узды.

Министр шулай ук уку елы башында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның “Восток” Чистай филиалында Белем көненә багышланган чарада да катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International