Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеоконференцэлемтә режимында кабул итү

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

2018 елның 29 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукына ия булган урындагы затларын һәм административ комиссияләрнең җаваплы секретарьларын “Административ җаваплылыкка тарту практикасы” темасы буенча видеокабул итте.

Сорауларга административ эшләр буенча суд составы рәисе, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Р.М.Нафиков, ЭЭМ ЮХИДИ Татарстан Республикасы идарәсенең административ законнарны үтәү бүлегенең өлкән инспекторы  Р.Р.Мөхәммәтҗанов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына консультация-хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы М.А.Пашкова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова җавап бирделәр.

Видеокабул итү барышында тулы аңлатмалар һәм практик күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International