2018 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә 2018-2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадының төп юнәлешләре буенча коррупция чагылышларын профилактикалау ( кисәтү) буенча “Юл картасы”на өстәмә чаралар һәм тиешле индикаторлар кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча вәкилләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында “Юл картасы” индикаторлары һәм аларны гамәлгә ашыру сроклары турында сөйләштеләр.