Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

2018 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узды.

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Ю.З.Камалтынов ачты һәм республиканың төрле суд участокларын тәкъдим итүче 12 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырды.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы В.Н.Демидов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм чакырылган затлар катнаштылар.

Үзенең сәламләү чыгышында Р.И.Заһидуллин гомуми юрисдикция судлары эшләренең зур күпчелеге җәмәгать судьялары тарафыннан каралганлыгын билгеләп узды. 2017 елда бу күрсәткеч 80 процентка җиткән.

“Сез суд системасының беренче звеносы булып торганлыкны исәпкә алып, җәмәгать судьялары эшен бәяләп бетереп булмый. Барлык суд системасының һәм дәүләт хакимияте органнарының имиджы да сезнең профессиональлеккә һәм эшкә әхлакый якын килүегезгә бәйле”, - диде министр һәм җәмәгать судьялыгы институты алдында яңа бурычлар торуын, аларны бары уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә генә чишеп булачагын белдерде.

Таныклыклар алган җәмәгать судьяларына гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, гаделлекне торгызу эшендә принципиаль булуларын теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International