Хокукый мәьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды

2018 елның 1 июне, җомга

2018 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

Экспертлар советында түбәндәге проектлар хупланды:

«Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында»;

  «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»;

«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International