Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районына эш сәфәре

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 28 маеннан 30ына кадәр Хокук бозуларны  профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе эшче тркеме бу юнәлештәге эшләрнең торышын өйрәнү максатыннан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге торышын, шул исәптән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклау һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү” дәүләт программасының үтәлеше барышын өйрәнделәр. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.П.Самонина, район прокуроры урынбасары  И.Н.Габдрахманов катнашында, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләрен, район авыл җирлекләре башлыкларын чакырып киңәшмә уздырылды. Чара барышында эш нәтиҗәләре, табылган җитешсезлекләр һәм хокук бозу очраклары турында фикер алыштылар, аларны бетерү буенча киңәшләр бирелде.

Шулай ук районга чыгу кысаларында җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы советнигы Э.И.Курманова тарафыннан Ютазы муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актларын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча аларга тапшырылган Татарстан Республикасы вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды, кирәкле консультатив һәм методик ярдәм күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International