Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү

2018 елның 25 мае, җомга

2018 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында һәм бүлмәләрендә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү чарасы узды.

Лекцияне Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы буенча укыту-методик үзәге укытучысы Н.Д.Долгов укыды.

Чарада җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар.

Белем бирү чарасы тәмамлангач җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәрләре белән почта чыгымнарын оптимальләштерү, җәмәгать судьялары аппаратларында хезмәткәрләрнең этика кодексын саклаулары, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек кагыйдәләрен саклау буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International