Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган конкурсларга йомгак ясалды

2018 елның 28 апреле, шимбә

2018 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясау буенча жюри утырышы узды. Конкурслар министрлык аппараты һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре балалары арасында узды.

Конкурслар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 10 апрелендәге 809-р карарын һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү чараларын гамәлгә ашыру планы кысаларында уздырыла.

Конкурс үсеп килүче буында Совет халкының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыгына горурлык хисләре тәрбияләү, Ватан тарихы белән кызыксыну уяту, шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен ачу максатыннан уздырыла.

Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча 8 яшькә кадәрге балалар арасында иң яхшы рәсем өчен урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Салихова Сафия Фәнис кызы, 7 яшь,

2 урыны – Кочергин Ярослав Руслан улы, 6 лет, Шигабиева Элина Ильдар кызы, 8 лет, Муфахарова Рания Рунар кызы, 5 лет - бүлештеләр,

3 урын – Воробьёв Виталий Антонович, 6 яшь,

9 яшьтән 13 яшькә  кадәрге яшь категориясендә:

1 урын – Салихов Самир Фәнис улы, 10 яшь,

2 урын – Тютикова Елизавета Викторовна, 9 яшь,

3 урын – Калинина Милена Айрат кызы, 9 яшь,

14 яшьтән 17 яшькәчә:

1 урын – Гатиятуллина Адилә Рафис кызы, 14 яшь.

10 яшькә кадәрге яшь шигырь укучылар арасында урыннар түбәндәгечә бирелде :

1 урын – Марточкина Владислава Дмитриевна, 7 яшь,

2 урын – Минапов Кәрим Фәһим улы, 6 яшь,

3 урын – Вәлиева Гөлназ Хәсән кызы, 8 яшь,

10 яшьтән 17 яшькәчә:

1 урын – Насыйбуллин Роман Дамир улы, 11 яшь,

2 урын – Кляпышева Дарья Сергеевна, 10 яшь,

3 урын - Вахитов Айзат Азат улы, 14 яшь.

Призлы урыннарны алучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Катнашучыларның барысы да конкурсларда актив катнашулары, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ихтирамнары һәм Ватаннарына булган хөрмәтләре өчен  Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз комитетның рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләренә лаек булдылар.

Конкурсларда 50 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International