Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләренең үтәлеше мәсьәләсенә багышланган видеоконференция режимындагы киңәшмә

2018 елның 20 апреле, җомга

2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары тарафыннан аларга тапшырылган аерым Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләренең үтәлеше мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.

Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә муниципаль районнар һәм шәһәр округларының административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары һәм вәкилләре, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтенә ия булган урындагы затлар,  җәмәгать тәртибен саклау пунктлары башлыклары, шулай ук муниципаль район составына керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмәдә җирле үзидарә органнарының 2018 елның 1 кварталындагы эшчәнлекләре нәтиҗәләре турында әйтелде, әлеге юнәлеш буенча җаваплы затларның эшен оештыруда килеп чыга торган кыенлыклар буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International