Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Ачык ишекләр көне старт алды

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарының профильле комиссияләре вәкилләре өчен Ачык ишекләр көне узды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты оештырды.

Ачык ишекләр көненең төп темасы булып муниципаль хокукый актларның законлылыкларына һәм муниципаль хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза белән бәйле мәсьәләләр,  гражданнарның иҗтимагый тәртипне саклау эшендә катнашулары турындагы законнарны гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасында иҗтимагый тәртип саклау пунктларын оештыру эше буенча мәсьәләләр торды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Россия ЭЭМ Татарстан Республикасы  идарәсе вәкилләре чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чарада “Муниципаль хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру практикасына анализ” темасына чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International